Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Дубрава» агрофирмасы” ҖЧҖенең Борындык фермасында тәҗрибәле терлекчеләр һәм машина белән сыер саву осталары эшли

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Дубрава» агрофирмасы” ҖЧҖенең Борындык фермасында тәҗрибәле терлекчеләр һәм машина белән сыер саву осталары эшли. Мәсәлән, сыер савучы Гөлзада Әхмәтҗанова 2015 елда “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган, сыер савучы Әлфия Биктаһирова совет елларында ук III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән, ә 2014 елда – Дуслык ордены белән.

Ферма идарәчесе Фирдинә Яшина әйтүенчә, фермада 406 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 225 баш савым сыеры. «Сыер савучылар һәркөнне үз төркемнәрендә уртача 16 килограмм сөт савып алалар. Коллектив бик дус, тату эшли, аларның һәркайсы үз эшләренә зур җаваплылык белән карый, – дип сөйләде Фирдинә Яшина. – Машина белән сыер саву осталары Гөлзада Әхмәтҗанова, Тәскирә Гобәйдуллина, Нина Сахарнова, Илсөяр Гимадиева, Лилия Нигъмәтуллина һәм Әлфия Биктаһирова – үз эшләренең чын осталары, шулай ук алар рәтендә Мәдина Миңгалиева, ул – ясалма орлыкландыру буенча, күпьеллык стажлы технолог. Әлбәттә, савым күләме ашату технологиясенең ничек үтәлүенә турыдан-туры бәйле. Терлекләргә азыкны терлекчеләр Рамил Шиһапов, Надир Идрисов һәм Валерий Кандратьев тараталар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International