Быел Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы буенча 12 терлекчелек бинасы төзеделәр. Субсидия алучы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар арасында – Иске Татар Әмзәсе авылыннан Илфак һәм Гөлсинә Сагировлар гаиләсе дә бар. Алар 8 баш савым сыеры тоталар.
«Ферманы озак елларга җитәрлек итеп төзедек, – дип сөйли Гөлсинә Сагирова. – Бина иркен, бер якта – сыерлар, икенче ягында бозаулар тора. Авылда терлек асрамыйча торып булмый. Хайваннарны ирем белән икәү карыйбыз, ялларда улыбыз Илфат та кайтып булыша».