Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә.
2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде.
Актаныш районында шушы көннәрдә алдынгыларны билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган слет узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук район предприятиеләренең һәм оешмаларының алдынгы вәкилләре, авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт, социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан соңгы 5 елда 46 сорт чыгарылган, шулардан 24е Дәүләт реестрына кертелгән, 22се - дәүләт сорт сынаулары уза. «Безнең сортлар соңгы 10 елда республика чәчүлекләренең яртысыннан артыгын тәшкил итә, Россиядә - 1,7 млн. га. Россиядә чәчүлек мәйданнары буенча безнең сортларның лидерлар унлыгына “Казанский 560” көзге бодай, “Радонь һәм Тантана” көзге арыш, арпаның “Раушан” сортлары керә», - диде Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы җирләренең һәм көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең кышкы торышына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.
Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр турында шимбә көнне республиканың барлык муниципалитетлары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференциядә Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде.
Безнең рубриканың бүгенге герое – ярты гасыр диярлек Арча районында «Искра» колхозы рәисе булып эшләгән Галиев Фәйзи Әхмәт улы.
Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Берлинда уза торган “Яшел атна” 84 нче халыкара азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Россия Федерациясе экспозициясен ачты. Россия делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов да катнаша.
Һәркемгә мәгълүм булганча, Татарстан авыллары халкы үзләренең хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Шуны да онытмаска кирәк, җиләк-җимеш культураларыннан мул уңыш алу, йомырка җитештерү, сөт савып алу – бу эшнең яртысы гына бит әле. Җитештерелгән продукцияне оешкан төстә сата алмасаң, фермерларның хезмәте юкка чыгарга мөмкин. Нәкъ менә шул процессны җайга салу өчен Татарстанда таралып урнашкан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен кооперативларга берләштерү зарурлыгы турында карар кабул ителде.