Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Чирмешән районында 2018 ел йомгаклары буенча сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Район  Мәдәният  йортында  узган  чарада  һәр авылдан  сөт  җыючылар  һәм  сөт  тапшыручылар  катнашты.   Кунакларның  берсенә  - Лашман авылыннан   Хәдичә Лотфуллинага   78 яшь. Ул  гомер буе  терлекләр  асраган һәм  бүген  дә  үз  тормышын  аннан  башка  күз  алдына  китерә  алмый.  

«Безнең хуҗалыкта  12 баш  сыер  бар,  һәркөнне    85 килограмм сөт  тапшырабыз,  - дип  сөйли ветеран, - саву  аппаратыбыз да бар, аны  районнан  бушлай  биргәннәр  иде. Сыерларны  улым  белән икәү карыйбыз. Эштән курыкмыйм. Яшьтән эшләп  үскән бит,  буем әллә ни булмаса  да,  ашлык  тулы  капчыкларны  җилкә  аша  ташлау  берни  тормый  иде».

 2018 елда  районның  шәхси хуҗалыкларыннан  76 миллион  299 мең  сумлык  3815 тонна  сөт  сатып  алынды  һәм  сөт  эшкәртүчеләргә тапшырылды.     Шәхси  хуҗалыклардан  сөт  җыюны  оештыру  районда  төп  бурычларның  берсе.  Чирмешән районы  башлыгы      Фердинат Дәүләтшин  бу  өлкәдә  эшләүчеләрнең  барысына  да  рәхмәт  белдерде.    «Сөт – ул  кеше  өчен  иң  кирәкле  стратегик  продуктларның  берсе.  Аны  җитештерү,  сату,  эшкәртү  һәм  әзер  продукцияне  халыкка җиткерү   – күләмле  һәм авыр  эш», - диде  район  башлыгы.

Кече  фермалар  арасында сөт  тапшыру  буенча  иң  югары  күрсәткечләргә       Туймәт авылыннан Мидхәт Кәримовта,  2018 елда  ул  әзерләүчеләргә    49 тонна  сөт  тапшырган. Икенче  урында  -  Кара  Чишмә  авылыннан  Роза Шәфикова   (33 тонна),  өченче  урында   -  Иске Үтәмеш авылыннан  Сәгыйть  Хөснетдинов   (32 тонна).

100 тоннадан  артык  сөт  җыючыларны  да  бүләкләделәр,  болар:    Тәлгать Мөгыйзов (Иске Кади), Флер Әхмәтҗанов (Кармыш), Маргарита Белорусова (Ивашкино).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International