Салкынча һава торышы торуга һәм кырларда әле кар ятуга да карамастан, кайбер районнар авыл хуҗалыгы эшләренә керештеләр инде.
Мәсәлән, Сарман районының “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖендә уҗымнарны тукландыруга керештеләр. Бу көннәрдә 285 гектарлы уҗым бодае кырында аммиак селитрасы кертелә.
Комплекс идарәчесе Равил Әхмәтова һәм баш агроном Илдус Аитов сүзләре буенча 2,8 мең га уҗым культураларының 1,1 мең гектарында ашламалар көздән кертелгән. Бүген ашламалар бер гектарга бер центнер исәбеннән кертелә. Үсемлекләрнең тишелеп чыгу чорында өстәмә тукландыру булачак.
Кырларда «Агрокөч – Логистика» җәмгыятенең «Барс» агрегатлары эшли. Бер агрегатның җитештерүчәнлеге - көнгә 200 гектар.
«Әле бер көн алдан гына кырга чыгып та булмый иде, әмма 7-10 көннән соң туфракта дым каплатуга тотынып булачак. Бу эшне 10,0 мең га мәйданда эшләргә туры киләчәк», - диде Илдус Аитов.
Сарман районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов әйтүенчә, 18,0 мең га мәйданда уҗым культураларын тукландырырга кирәк булачак, аларның 17,3 мең га – уҗым бодае, 0,7 мең га – көзге арыш.
Ютазы муниципаль районының “Таң” ҖЧҖендә һәм “Тукай” ис. ҖЧҖендә дә көзге культураларны тукландыруга керештеләр, аларда 100 һәм 120 га мәйданда көзге бодай ашламаланды. Бүген кырларында бу эшне 3 агрегат башкара, соңрак аларның саны 5кә җитәчәк.
Игеннәрне тукландыруга, гадәттәгечә, авиация дә җәлеп ителәчәк. Бүген Красный восток агро 7 АН-2 очкычында хезмәт күрсәтү шартнамәсе төзегән. Гомумән, ул 15 борт җәлеп итүне планлаштыра. Моннан тыш, авиация хезмәтләреннән шулай ук Ак Барс ХК да файдалана, ул быел 3 АН-2 бортын җәлеп итүне планлаштыра.
Белешмә өчен:
Татарстанның авыл хуҗалыгында көзге культураларны тукландыру аларның тиз үсеше һәм алардан мул уңыш алу өчен аерым әәһмияткә ия. Язгы сулар, грунтларны юып, күпчелек туклыклы матдәләрне үзләре белән аскы катламнарга алалар. Иртә яздан үсемлекләрне дөрес тукландыру алардан мул уңыш алуны һәм грунтның өске катламындагы уңдырышлылык сыйфатларын саклап калуны гарантияли. Бу инде авыл хуҗалыгы җитештерүен уңышлы алып баруның мөһим шарты булып тора.