Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМОда) Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче магистратурасы ачыла

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Мәскәү дәүләт халыкара  мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) Россия  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы өчен  идарә  өлкәсендә  кадрлар  әзерләү  буенча  беренче    магистратура    программасын  гамәлгә кертә.    “Дөньякүләм  аграр базарлар” магистратурасы, беренче  чиратта,  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  дөньякүләм базарларында     илебез  ихтыяҗларын нәтиҗәле  гамәлгә ашырырга  сәләтле  югары  дәрәҗәдәге  белгечләр  әзерләүгә  юнәлдерелә.   Программа   Ставрополь дәүләт    аграр   университеты,   К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) һәм  Кубань  дәүләт  аграр университеты  белән   хезмәттәшлектә  гамәлгә ашырыла. 

Магистратура Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм МГИМО арасында 2018 елның  декабрендә  Авыл  хуҗалыгы  министры Дмитрий  Патрушев һәм МГИМО ректоры  Анатолий Торкунов  тарафыннан  имзаланган   хезмәттәшлек  турындагы  килешү нигезендә  оештырылды.   Аерым аплганда,  бу  килешүдә  МГИМОның Бизнес һәм халыкара  компетенцияләр  мәктәбе базасында  «Халыкара аграр  базарлар һәм  агросәнәгать комплексында  тышкы  икътисадый  эшчәнлек» ведомство  кафедрасын  ачу  күздә тотыла.   

«Россиянең  агросәнәгать комплексы алдында  экспорт күләмнәрен  арттыру  һәм  яңа  сәүдә  базарларына чыгу  бурычы  тора.   Шуңа  бәйле  рәвештә, профильле  белгечләрне профессиональ әзерләү  аерым  әһәмияткә  ия,  шул  исәптән    Россия  авыл  хуҗалыгы продукциясен  дөньякүләм чыгару  белән  шөгыльләнүче  һәм чит  ил  телләрен  белә  торган  белгечләр  әзерләү  мөһим.   моның  өчен  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  МГИМО белән  махсус кафедра  булдырды, аның  бер  өлешен  “Дөньякүләм  аграр базарлар” магистратура  программасы  тәшкил  итә.     Аны  тәмамлап  чыгучылар  дәүләт структураларында,  да  шулай  ук  бизнеста да   бик  кирәк. Аларның  чит илләрдә Россия  мәнфәгатьләрен лаеклы  һәм  квалификацияле  яктырта алуына һәм илебезнең  АПКсын  үстерүгә  үзләреннән  зур өлеш кертүләренә   ышанам», – дип ассызыклады    Дмитрий Патрушев.

«МГИМО һәрвакыт  тышкы  икътисадый өлкә  эшчәнлеге  өчен  кадрлар  әзерләде һәм бүген без  Россия  дәүләтенең  һәм базар  ихтыяҗлары артыннан  барабыз,  Россия  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен дөньякүләм аграр  базарларга  чыгару  өчен  квалифкацияле  кадрлар  кирәк  икәнен  яхшы  аңлыйбыз. Узган  елның  җәеннән  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  белән  тыгыз  хезмәттәшлектә  без  өч  элементтан  торган  белем бирү  программалары комплексын  булдырдык.   Шуларның  берсе     –«Дөньякүләм   аграр базарлар» магистратурасы.  Аны  әзерләүдә  без  илебезнең иң яхшы   аграр  югары  уку йортлары  белән   тыгыз эшлибез,  болар   – Тимирязев академиясе,  Ставрополь һәм  Кубань  аграр университетлары», - дип билгеләп  үтте   МГИМО ректоры Анатолий Торкунов.

Магистратурада  белгечлек  буенча  уку авыл  хуҗалыгы  бизнесының  үзенчәлеген исәпкә  алырп башкарыла,  бу  аны  укып  чыгучыларга  алган  белемнәрен  яңа  чит  ил  базарларына  чыгу өчен    нәтиҗәле стратегия  булдыруга  ярдәм  итәчәк.     Программада   партнер-югары  уку йортларына  чыгу модуле һәм  чит  телне профессиональ өйрәнү  карала.  

Программага  документларны   2019 елның  17 июненнән  20 июленә  кадәр тапшырырга  мөмкин.   Керү сынаулары   2019 елның   23 июлендә  булачак.    Укулар 2019 елның   2 сентябреннән  башлана. Программаның  структурасы  һәм укырга  керү  турында  тулырак мәгълүмат белән   2019 елның  4 апрелендә  МГИМОда Магистратураның ачык ишекләр  көне  барышында  танышырга  мөмкин булачак.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International