Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алу өчен дәүләт ярдәме 1 майга кадәр озайтылды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә    минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  бирелә. Бу  акчаларны    бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  гына алырга  мөмкин  булачак, дип  искәртә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы.   Әлеге ярдәм    чарасын  алу    2019 елның  1 маена  кадәр озайтылды.  

Субсидияләр максатчан кулланылырга  тиеш, ягъни  аларны     бары  тик  ашламалар  сатып  алу  өчен генә  тотарга  мөмкин  булачак.   Ашлама төрләрен  һәм  аларны  кемнән алуны авыл  хуҗалыгы  оешмалары  үзләре  сайлый.      

Агымдагы  елда  бер гектарга  70 кг-нан  артык  ашлама  кертү  бурычы  куела.  Шуңа  күрә  түбән күрсәткечле  районнар  активрак  булырга  тиеш.    

 Гомумән алганла, республика  буенча  27  мартка   111 мең тонна  алынган,  ягъни бер гектарга     38,8 кг  туры  килә.  Атна  арасындагы  динамика   4 % тәшкил итә.

Алдынгылар  өчлегендә   Зәй районы, аның  хуҗалыкларында    минераль  ашламалар  бер  гектарга   74,6 кг тупланган  (фаразга  карата  106,6 %), Тәтеш районында  - бер гектарга    68,2 кг   (97,4%), Әтнә  районында  -  гектарга  65,5 кг   (93,6%) һәм Нурлат  районында    - гектарга    62,4 кг   (89,1%). Шулай  ук    Саба, Сарман, Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим, Арча һәм  Актаныш районнарында  да  күрсәткечләр  начар түгел. Калган  районнарга   бу  юнәлештә эшне көчәйтергә  кирәк.   Күрсәтечләре иң түбән булган    Әгерҗе,  Чирмешән һәм Апас районнарына  аеруча  тырышырга  кирәк.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   минераль ашламалар авыл  хуҗалыгы   культураларыннан  югары  уңыш  алуның  төп  нигезен тәшкил итүен   искәртә.   Ашламалар  уңышны  арттырып кына калмыйча,   аның  сыйфатын  да  яхшырта: үсемлекләрдә  шикәр,  майлар һәм аксым,  шулай  ук    биологик  актив  матдәләр дә арта.  Шуңа  күрә минераль ашламалар  җитәрлек  күләмдә  тупланмаган  районнарда  моңа  игътибарны  арттырырга  кирәк.    

2019 елга  минераль ашламалар  туплау  турындагы  тулырак  мәгълүмат белән  безнең  рәсми  сайтта  Оператив мәгълүмат  бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International