Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кандидат Татарстан Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллективы  эш башкару  һәм контроль бүлеге  башлыгы  Роза  Баһаутдинованы  Татарстан  Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау  тактасына  кертелүе  белән  котлый.  

Авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә  субсидияләр  бирүнең  ачыклыгын тәэмин  итү, аның  сыйфатын  күтәрү,  шулай  ук  вакытлы чыгымнарны  киметү максатларында,  Роза Баһаутдинова  җитәкчелегендә  Министрлыкта   һәм    территориаль Идарәләрдә   “бер  тәрәзә” принцибы  буенча «Барс. Авыл  хуҗалыгы. Субсидияләү» пилот  проекты гамәлгә кертелде.   Аның  буенча,  мөрәҗәгать итүче  бер  мәртәбә бер  урында бер  форма буенча  тиешле   бер минималь  документлар  җыелмасын бер хезмәткә  тапшыра, ә аннары  шул  хезмәт  мөстәкыйль  рәвештә  барлык  килештерү  һәм субсидияләр  бирү  процедурасын  гамәлгә ашыра.  

2019 елда  Электрон  мактау  тактасына  беренче  мәртәбә  Министрлык  хезмәткәре  сайланды.    Электрон  мактау  тактасына  республика  буенча  барысы    15 дәүләт  граждан  хезмәткәре кертелде. 

Экспертлар кандидатларны  аларның  һөнәри казанышларыннан, республика дәрәҗәсендә  чаралар  оештыру,  норматив  хокукый актлар әзерләү, проектларны  гамәлгә ашыру,  мәгариф  программаларында  катнашу, төрле  дәрәҗәдәге  бюджетларга  акчалар  җәлеп  итү яисә  бюджетлар  чыгымнарын  киметү  буенча  башкарылган эшләреннән чыгып  бәяләделәр.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International