Авыл тормышы

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Кукмара районының  Вахит авылыннан  Айгөл  Сәмигуллина  үзенең  Инстаграмм битендә   авыл  тормышы  сәхифәсен  алып бара. Аңа – 26 яшь. Ире белән бергә биш бала тәрбияләргә дә, маллар асрарга да, хәләл сөт ризыклары җитештерергә дә, үз йортында башка эшләр белән шөгыльләнергә дә өлгерә ул.

Хәзер Сәмигуллиннарның көндәлек авыл тормышын социаль челтәр аша 5 меңнән артык язылучы күзәтә. Авылның  күпчелек  кешеләре  кебек  ул  да 
 кояш  нурлары  белән бергә  уяна, балалары  йокыдан  торганчы, сыер саварга,  терлек  асларын карарга,  аларга  ашарга  салырга да  өлгерә.  Иң кечкенә кызчыгы  Мәрьям йокыдан  торганчы  олырак балаларының  кайсын мәктәпкә,  кайсын  балалар  бакчасына  әзерли, аларны  ашата, киендерә, озатып  куя.  Бакча, хуҗалык  эшләре   дә  аның  өстендә. Чөнки аның  ире иртәдән кичкә  кадәр  эштә  була.   Шул  арада  үз блогын  алып  барырга  да  өлгерә, аның  битенә  язылучылар  белән  аралашып ала,  кызыклы  фактлар  белән бүлешә, киңәшләр  бирә.

“Мин үз Инстаграмм битемдә татар мөселман гаиләсенең тормышын күрсәтергә телим. Без урта  хәлле гади авыл  гаиләсе, үз йортыбыз  белән торабыз,  ирем  колхозда  эшли. Шәһәрдәгеләрнең күбесе: “Авылда рәхәт инде, ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеше бушка, һавасы чиста”, – ди. “Бушка” дигәннең нинди хезмәт аша килүен күрсеннәр, авылда яшәүнең рәхәтен тойсыннар иде. Бетмәс-төкәнмәс эше, бала-чагасы белән рәхәт бит ул авыл тормышы! Курыкмыйча эшләргә генә кирәк. Яратып эшләсәң, мал астын чистарту да, тирес түгү дә күңелгә рәхәтлек бирә ул. Әйе, мине аңламаучылар да бар. Әмма миңа үземнең тормышым ошый”.

Шуны  әйтергә  кирәк, Кукмара  районының  Вахимт авылы  үзенең  блогерлары  белән  танылган.    Тагын  бер  блогер  – тракторчы  Василий Иванов, ул  шулай  бик  гади, үзенең  көндәлек  тормышы  турында  юмор белән сөйләргә ярата.  

“Тирә-якта Василийны белмәгән кеше бармы икән, -  дип сөйли Айгөл, - ул ирем белән бер колхозда эшли. Бик тырыш кеше”.

Әлеге   уникаль  авыл  һәм аның   блогерлары  турындагы  сюжетны  бу  җомга  көнне ТНВ каналында  “Туган  як” программасында  18.00 сәгатьтә  карагыз.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International