Светлогорск шәһәрендә IX Халыкара Ветеринария Конгрессы узачак

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Светлогорск шәһәрендә 17 - 20 апрельдә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә   «Бердәм дөнья  – бердәм сәламәтлек». IX Халыкара  Ветеринария  Конгрессы узачак.

Бу мәйданчык  Россиядә генә  түгел,  ә  Евразия  Икътисадый Берлегенең бөтен  территориясендә һәм БДБ илләрендә дә ветеринария  тармагының  төп  фәнни чарасы  булачак.  Анда  дәүләт органнары, Бөтендөнья   хайваннар  сәламәтлеге  оешмасы  (МЭБ)    вәкилләре,    шулай  ук  үзебезнең  һәм чит  илләр    экспертлары катнаша, алар  арасында Бөекбритания, Дания,  Австрия, Польша, КХР (КНР), АКШ (США), Австралиядән һәм башка илләрдән галимнәр, терлекчелек һәм ветеринария  практиклары  бар.   

Чара  ветеринария  һөнәренең  әһәмиятен арттыруга һәм  ветеринарияне  үстерүнең фәнни-практик тенденцияләре  турында  фикер алышуга  юнәдерелә.  

 Конгрессның  эшлекле  программасы  кысаларында  Россия  Федерациясе  субъектларының   ветеринария  өлкәсендәге  башкарма хакимияте органнары    җитәкчеләре  җыелышын  уздыру  планлаштырыла.   Биредә катнашучылар  бүгенге  икътисадый  шартларда  АПК продукциясен экспортлауны  тәэмин  итү  максатында  ветеринария  хезмәтләре  күрсәтүне  яңа  дәрәҗәгә күтәрү  зарурлыгы  мәсьәләләре  буенча  фикер алышачаклар.   Чара  «Бердәм дөнья – берәм  сәламәтлек» дигән төп  традицион   конференция белән ачыла.

 Программада  шулай  ук  тагын  түбәндәге конференцияләрне уздыру  планлаштырыла: «Сәнәгати кошчылык  өчен  заманча фәнни эшләнмәләр һәм алдынгы   технологияләр», «Сөт һәм ит терлекчелегенең  актуаль  ветеринария   аспектлары», «Сәнәгати дуңгызчылыкта  актуаль  ветеринария   проблемалары», «Евразия  Икътисадый Берлеге (ЕАЭС) илләрендә  ветеринария  дарулары  чаралары  әйләнешенең актуаль мәсьәләләре».

Тармакның актуаль  мәсьәләләре  түбәндәге  темалар  буенча  түгәрәк  өстәлләрдә дә  каралачак:   «Африка дуңгызлар   чумасы», «Ящур (тилчә) - проблемалар һәм аларны  хәл итү юллары», «Терлекләрдә котыру  авыруы» һәм «Аквакультура: җитештерү  һәм  ветеринария  хезмәтләре күрсәтү  мәсьәләләре».

 Конгресс турында  тулырак мәгълүмат  белән сайтта танышырга  мөмкин.

 IX Халыкара Ветеринария   Конгрессы программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International