Авыл тормышында һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек. Уңган-булган, яхшы кешене авылдашлары озак еллар хәтердә саклый.
Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое – Дергунов Лазарь Васильевич, ул, локомотив кебек, гомер буе эшләгән һәм авылдашлары тормышын кайгыртып яшәгән кеше.
Дергунов Лазарь Васильевич 1907 елның 7 февралендә Чүпрәле районының Яңа Уби авылында туган. 8 яшьтән Яңа Уби башлангыч мәктәбенә укырга кергән, әмма ул аны тәмамларга өлгерми, чөнки гаиләгә эшче куллар кирәк була. Лазарь Дергунов, әтисенә ярдәм итеп, яшүсмер килеш ат җигеп җир сөрә, чәчү чәчә.
1930 елдан колхозда кладовщик булып эшли башлый. Аннары терлек караучы, хуҗалык мөдире һәм Уби яшелчә киптерү заводында кассир булып эшли. 1938 елда хезмәт коллективы тарафыннан Чапаев ис. колхоз рәисе булып сайлана. Яңа вазыйфада эшләгәндә ул үзенең һәрьяктан оештыру сәләте барлыгын күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы башлануга Лазарь Васильевич илен яклау өчен сугышка китә. Кызылармеец Дергунов 66/5 диңгез бригадасының миномёт батальоны составында немец фашистларына һәм Карелия фронтында ак финнар гаскәрләренә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1942 елның июлендә көньяк-көнбатыш фронтка җибәрелә, анда 66/5 диңгез бригадасы составында Сталинград өчен каты көрәштә катнаша. Бекетовка районында сугышканда каты җәрәхәтләнә. 1943 елның июлендә демобилизацияләнә һәм «За боевые заслуги» (“Хәрби уңышлар өчен”) медале белән бүләкләнә.
Каты яралануга да карамастан, Лазарь Васильевич, туган ягына әйләнеп кайткач, үзенең яраткан эшенә тотына. Илебез өчен авыр сугыш елларында аның колхозы хезмәтчәннәре әзерләү пунктларына 718 мең пот икмәк, 3300 пот яшелчә, 1080 пот ит һәм уннарча мең литр сөт җибәрә. Илебезнең оборона фондына танклар һәм самолетлар төзүгә колхозчылар тарафыннан миллион сумнан артык акча кертелә.
Сугыштан соңгы беренче елларда терлекләрнең баш саны сугышка кадәрге еллар саныннан артып китә, чәчүлек мәйданнары 220 гектарга артта. 1947 ел башында авыл хезмәтчәннәре, Алтай колхозчыларының патриотик башлангычына кушылып, югары уңыш өчен Бөтенсоюз ярышында катнашалар. Август азагына алар әзерләү пунктларына 12156 пот иң сыйфатлы ашлык озаталар.
Хуҗалык елдан-ел ныгый. Яңа фермалар, икмәк амбарлары, җир тегермәннәре, йон суктыру, май эшләү пунктлары, өсте ябык ашлык ындырлары халыкны сөендерә. Озак та үтми Лазарь Васильевичның күптәнге хыялы тормышка аша - район электр станциясе төзелә. Чапаевлылар турындагы дан Чүпрәле районында гына калмыйча, аннан читкә да чыга. Монда, әлбәттә, колхоз рәисенең тырышлыгы гаять зур роль уйный.
Лазарь Васильевич җитәкчелек иткән елларда колхоз авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышы белән аерылып тора. Хуҗалыкта хезмәтне оештыруның алдынгы рәвешләре гамәлгә кертелә, терлекчелекнең һәм ярдәмче хуҗалыкларның матди-техник базасы ныгый. Колхоз берничә мәртәбә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.
Югары Совет Президиумының 1948 елның 6 мартындагы Указы белән Дергунов Лазарь Васильевичка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә. Хуҗалыкның тагын иң яхшы 7 авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Ленин ордены белән бүләкләнә, 8 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән һәм 21 кеше медальләр белән бүләкләнә.
Моннан тыш, Лазарь Васильевич үзе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почёт Билгесе» белән һәм СССР медальләре белән бүләкләнә. 1955 елда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
1960 елда Лазарь Васильевичның «Мы – хозяева земли: Записки председателя колхоза им. Чапаева» (“Без – җир хуҗалары. Чапаев ис. колхоз рәисе язмалары”) исемле китабы басылып чыга.
Бүгенге көндә Лазарь Васильевич безнең арада юк инде, әмма аның турындагы матур хәтирәләр авылдашлары күңелендә яши, аны онытмыйлар. Аның исеме «Татарстан агросәнәгать комплексының Хезмәт геройлары китабы”на кертелгән, Чүпрәле районы Геройлары Аллеесында аның бюсты урнаштырылган. Ә 2007 елда Чүпрәле районында Уби авыл җирлегеннән-авылыннан чыгучыларга багышланган “Уби-Батыр буыннары” китабы басылып чыкты. Аның битләренең берсендә Дергунов Лазарь Васильевич турында да күркәм истәлек бар.