Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясен фасовкалау һәм саклау буенча Нидерланд тәҗрибәсе белән танышты

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы делегациясе составында  Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре  барышында    күпләп-азлап  сату  үзгендә  булды.  

Шунда  ук  Амстердамда  Марат  Әхмәтов 60 елдан  артык  бөтен  дөнья   буйлап, Россияне дә кертеп,  яшелчәләрне фасовкалау  һәм  саклау  өчен  җайланма  эшләүче   компания  җитәкчесе  белән  очрашты һәм күпләп-азлап  сату  үзәгендә әлеге  җайланманың   ничек эшләвен  өйрәнде.    Система супермаркетларга  югары  сыйфатлы  продукция җибәрергә  һәм  ресурслардан  нәтиҗәле  файдаланырга, электр  энергиясен  янга  калдыруны  да  кертеп, ярдәм  итә.     Җайланмадан    Липецк, Рязань,  Ленинград, Мәскәү, Тамбов, Тверь өлкәләрендә  һәм  башка өлкәләрдә  уңышлы  файдаланалар. 

Марат  Әхмәтов күпләп-азлап  сату  үзәге эшенең  технологик   схемалары  белән танышты,      продукцияне  фасовкалау цехын карады, яшелчә-җиләк-җимеш продукциясен күпләп  саклау  һәм  экспедиция зонасы системасы  белән  танышты.  «Сезнең тәҗрибә һәм идарә итү  системасы  безнең  өчен  бик  файдалы  булыр», - диде  министр  һәм  бирегә реаль  заказчылар  белән  кабат  киләчәгенә  ышаныч  белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International