Авыл тормышында һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек. Уңган-булган, яхшы кешене авылдашлары озак еллар хәтердә саклый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы эш башкару һәм контроль бүлеге башлыгы Роза Баһаутдинованы Татарстан Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелүе белән котлый.
18 - 20 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе белән бергәләп, “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр инициативаларына ярдәм итү – Татарстан авыл территорияләрен үстерүнең нигезе» форумын оештыра.
Зеленодольск районында Кургуза төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган атнада «Мин авылны сайлыйм» IX республика конкурсы кысаларында укучыларның фәнни-тикшеренү, проект-иҗат эшләренең йомгаклау этабы узды.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Зеленодольск, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре китергән. Сәүдә мәйданчыкаларына авылларга йөри йөри торган автолавкалар да килгән.
Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген, 29 мартта Казан дәүләт аграр университетында югары уку йортын тәмамлап чыгучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны эшкә урнаштыру буенча чара үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен конкурс башлануы турында игълан итә.
28 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ФДБМУ базасында «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алдынгы технологияләр һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов уздырды. Чарада В мероприятии приняли участие: «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашты.
Шимбә көнне, 30 мартта, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) иртәнге 6.00 сәгатьтә гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре ачыла.