ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә үз нотыгын туган телендә – татар телендә тәмамлады: Кайда берлек – шунда көч. Максатчан эш, җаваплылык, яңа технологияләр кертү - безнең уңышның нигезе! Куелган бурычларны бары тик уртак тырышлык белән генә хәл итә алабыз!

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика терлекчелегенең йомгаклау күрсәткечләре фараз күрсәткечләреннән артып китте. Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн. 935 мең тонна сөт савылган (2019 елга +2%), шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн. 413 мең тонна (+5%), һәр сыердан 6334 кг сөт савып алынган (2019 елга карата 108%, планга карата +134 кг).

Үсемлекчелек буенча 2020 елда үсешне 5%ка арттыруны тәэмин итү бурычы куелган иде. План 106,6 %ка үтәлде. Уңдырышлылык буенча уртача күрсәткеч – гектардан  31,2 центнер. Бу 2019 елдагыдан 4,0 центнерга күбрәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тантаналы рәвештә Татарстанда быелгы беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсен ачты.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Август-Кама Тамагы» һәм «Август-Теләче» хуҗалыкларында катнаш азык чыгару линияләре файдалануга тапшырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,8 млн. сумнан артык тәшкил итә.

10 февральдә 8.00 сәгатьтә Татарстанда быел  беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачыла.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының 3 нче чиратын төзү бара, ул файдалануга тапшырылгач, Дания технологиясе буенча елга 100 тонна 1,8 - 2 килограммлы керкә балыгы һәм 2 млн. керкә маймычы үрчетеләчәк.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча (керү сынауларыннан башка үтү хокукы булган затларны кабул итүдән тыш) - керү сынаулары нәтиҗәләре буларак таныла торган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм (яки) Кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнгән очракларда университет тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә. БДИ тапшыручылар өчен өстәмә сынаулар каралмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International