Татарстанда иртәгә иң эре ТатАгроЭкспо - 2021 агротехнология күргәзмәсе ачыла

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

10 февральдә 8.00 сәгатьтә Татарстанда быел  беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачыла.

Ике күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен күрсәтәчәкләр. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала:авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җайланмалар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерларының продукциясе һәм башкалар.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа «Хронологик чылбыр» концепциясендә бирелә, аның кысаларында АПКның барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә күрсәтелә.

ТатАгроЭкспо - 2021 кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак һәм киң эшлекле программа каралган, анда шулай ук онлайн форматта да катнашырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Экспозиция һәм эшлекле программа өч көн буена - 10 - 12 февральдә эшлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International