Татарстан чөгә балыгын ТатАгроЭкспо күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының 3 нче чиратын төзү бара, ул файдалануга тапшырылгач, Дания технологиясе буенча елга 100 тонна 1,8 - 2 килограммлы керкә балыгы һәм 2 млн. керкә маймычы үрчетеләчәк.

Балыкчылык комплексын булдыру буенча инвестиция проекты Татарстан Республикасының Лаеш районында 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 625 млн. сумга якын инвестиция кертелгән инде. 2018 елның октябрендә проектның беренче чиратын ачу тантанасы булды, 2020 елның августында икенче чираты ачылды. Проект Идел-Каспий бассейнының балык запасларын яңадан торгызу максатыннан, елына 8 млн. чиста Идел популяциясендәге чөгә балыгы маймычларын җитештерү өчен ябык су белән тәэмин итү системасын кулланып, балыкчылык комплексын үстерүне; үрчетү материалы өчен елга 1 млн. маймыч һәм 100 тонна товар керкә балыгы җитештерүне; мәрсин һәм сөләйман балыкларын эшкәртүне, шул исәптән кара уылдык җитештерүне күздә тота.

Технология балык үрчетүнең тулы циклын, уылдык алудан алып, 1,5 -10 граммга кадәр яшь авырлыктагы маймычлар, шулай ук товар балыклары үрчетүне күз алдында тота. Балык үрчетү комплексы хәзер үз токымнарын булдыру юлында – предприятиедә чиста Идел популяциясендә генетик расланган 20 000 данә чөгә үсә.

Предприятиедә үстерелә торган чөгә маймычлары Идел һәм Кама елгалары акваториясендә табигатькә зыян китерүче компанияләргә компенсация чыгарылышлары өчен сатыла, ә 500 граммнан алып тере балык республика халкы арасында сатыла.

Шулай ук балыкчылык комплексы территориясендә буа балыклары үрчетү һәм спорт балыкчылыгы һәм һәвәскәр балыкчылык өчен туристик-рекреацион зонаны үстерү өчен гомуми мәйданы 3 га булган буалар челтәре төзелде. Тиздән карп балыклары үрчетү өчен 3 яңа буа төзелә башлаячак.

Проектны фәнни нигезләү һәм Татарстан Республикасының балыкчылык тармагы өчен кадрлар әзерләү өчен комплекс территориясендә Казан дәүләт энергетика университетының «Су биоресурслары һәм аквакультура» база кафедрасы булдырылган.

Күп кенә казанлылар «Биосфера-Фиш» комплексында үстерелгән чөгә балыгын ашап карадылар инде: балыкны предприятие территориясендә дә, заказ буенча да яңа тотылгын  килеш тә, шулай ук ысланган килеш тә саталар.

- «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы 10 - 12 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә катнаша, безнең күрсәтерлек тә, куандырырлык та нәрсәләребез бар инде, - дип сөйләде «Биосфера - Фиш» ҖЧҖ инвесторы Владимир Малыгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International