Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика терлекчелегенең йомгаклау күрсәткечләре фараз күрсәткечләреннән артып китте. Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн. 935 мең тонна сөт савылган (2019 елга +2%), шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн. 413 мең тонна (+5%), һәр сыердан 6334 кг сөт савып алынган (2019 елга карата 108%, планга карата +134 кг).
Республика сөтенең 34%ын нәселле сыерлар тотучы хуҗалыклар җитештерә, хуҗалыкларда сыерларның 28%ы 8000 килограммнан артык сөт бирә. Районнар буенча алганда, иң күп күләмдә сөт бирүче районнардан Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарын билгеләп үтте министр. Аларның һәркайсы көн саен 8 млн.сумга кадәр сөт сата.
Тупланган азык базасы, терлекләрне тоту шартларын яхшырту һәм ашату процессын яңарту аркасында савым сыерларының югары продуктивлыгы тәэмин ителә. Кайбер районнарда сөт җитештерүнең үсеш динамикасы 6%тан артып китә.
Ит җитештерү планнары да үтәлде. Терлек һәм кош-корт тере авырлыкта 528 мең тоннадан артык җитештерелде, Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Республикада сөтне җан башына куллану нормасыннан 37%ка артыграк һәм ит буенча 25%ка күбрәк җитештерәбез (норма:сөт - 325 кг, ит - 91 кг). Соңгы елларда тармакның инвестиция җәлеп итүчәнлеге артты.
Сөт-товар фермаларын һәм комплексларын модернизацияләү һәм төзү буенча эш алып барыла. 6400 башка исәпләнгән 16 сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Бу елга өстәмә 40 мең тонна сөт алырга мөмкинлек бирде. Якындагы ике елда 24 мең баш терлеккә исәпләнгән 23 инвестпроектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм 9700 башка исәпләнгән тагын 10 яңа сөт комплексын төзү планлаштырыла, бу ел саен сөт җитештерүне 3%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Цифрлы терлекчелек үсә. Терлекләр белән идарә итү һәм аларны ашатуга идарә итү программалары республиканың 105 хуҗалыгында кертелгән, аларда савым сыерлары барлык терлекләр саныннан 47% тәшкил итә. Узган ел бу хуҗалыкларда сөт җитештерү 12%ка артты. Сөт сатудан өстәмә керем 2,1 млрд. сум тәшкил итте.
2018 елда Әтнә муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләр белән идарә итү программасын керттеләр. Программаның уңышлы эшләве һәм терлекләрне баланслы ашатуны оештыру, бозауларның үрчемен арттыру (5% ка), терлекләрнең баш санын саклап калу, яшь бозаулар үстерү буенча көн саен системалы эш алып бару нәтиҗәсендә 1 сыердан уртача еллык савым 11 тоннадан артыграк булды. Ике ел эчендә сөт сатудан кергән табыш 441 млн. сум тәшкил итте.
Биектау районының «Латыйпова» КФХсы узган елның маенда 140 сыерга роботлаштырылган сөт комплексын файдалануга кертте. Терлекләр белән идарә итү системасы хайваннарның сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне иртә стадиядә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Шулай ук терлекләрне ашату, саву һәм үрчетү белән идарә итү дә оештырылган. Белгечләргә план-биремнәр, мәсәлән, орлыкландыру өчен сыерлар исемлеге автомат рәвештә булдырыла. Технология куллану нәтиҗәсендә, савым сыерларының продуктивлыгы тәүлеккә 14 килограммнан 28 килограммга кадәр артты. Ярты ел эчендә икътисадый табыш нәтиҗәсе 6,8 млн. сумга җитте.
Марат Җәббаров терлек азыгы үзәкләрен оештыруның өстенлекле юнәлеш булып торуын да дип билгеләп үтте. 10 муниципаль районда 17 азык үзәге файдалануга тапшырылды. Бу елда тагын 20 азык үзәген төзү планлаштырылган.
"Цифрлы эш итү һәр технологик процессны системалы исәпкә алырга, күзәтеп баруны оештырырга, терлекләрне ашату рационын һәм схемасын сайларга, хәрәкәтне контрольдә тотарга, сәламәтлек мониторингын үткәрергә һәм эпизоотияне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Болар барысы бергә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре эшен җиңеләйтә", - дип билгеләп үтте министр.
Шул ук вакытта республикада терлекләрдә һәм кош-кортларда йогышлы авырулар таралу буенча хәл киеренке кала. Шуңа күрә терлекләрне теркәүнең һәм исәпкә алуның бердәм системасы кертелә. Бүгенге көндә республикада 25 мең баш эре мөгезле терлек (барлык терлекләрнең 3,6% ы) исәпкә алу программасында теркәлде һәм идентификацияләнде.
2022 елдан сатылган сөт өчен субсидиягә сайлап алуның 8 төп критериясе буенча дифференциацияләнгән коэффициентлар (уртача ставканың 10% ы) кертеләчәк. 21 ел йомгаклары буенча, әлеге критерийларны үтәүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тиешле финанс ярдәме алачак.
Исегезгә төшерәбез, Министрлык коллегиясенә 2017 елда Татарстан Президенты тарафыннан 2020 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыруны 70%ка җиткерү бурычы куелган иде. Бу нәтиҗәгә ирешелде.
Марат Җәббаров 2021 елда ведомство хәл итәргә тиешле бурычларны атады, болар:
1.Сыерларның баш санын арттыру һәм сәламәтлеген яхшырту
2.Баланслы тукландыру
3.Эре мөгезле терлекне идентификацияләү
4.Цифрлы терлекчелек
Барлык категория хуҗалыклар буенча сөт җитештерүне 2 млн. тоннага җиткерергә (1 млн.970 мең тонна), бер сыердан 6700 кг сөт саварга. Барлык категория хуҗалыклар буенча терлек һәм кош-корт җитештерүне тере авырлыкта 535 мең тоннага җиткерергә.