Татарстан Президенты Әгерҗедә атлар фермасында булды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Фермерлар атчылык хуҗалыгын 2018 елда оештырганнар. Бүген биредә 50 башка якын ат асрала. Авыр йөк ташучы токымнардан тыш, КФХда чиста токымлы инглиз атларын да үрчетәләр, алар ел саен республика ат чабышларында катнашалар.

Фермерлар даваль чималы схемасы буенча ат итеннән ясалган эко продуктларны сатуны җайга салганнар. Продукция Татарстанда да, Удмуртиядә дә сатыла. Планда - ат итеннән ясалган әйберләрне Интернет-мәйданчыкларда сатуны башлап җибәрү.

Хуҗалык җитәкчесе Рәфис Салихов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ит эшкәртү күрше Удмуртиядә алып барыла. Тиздән фермерлар бу эшне Әгерҗедә ачарга ниятлиләр. Булачак предприятиенең проектын Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Президент бу юнәлешнең үсешен югары бәяләде. “Бу безнең республика өчен бик перспективалы проект. Иң мөһиме – сезгә ихтыяҗ тотрыклы булачак”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгына хуҗалыкка ярдәм итәргә кушты, ә фермерларга кулланучылар кооперациясе мөмкинлекләрен актив кулланырга тәкъдим итте.

Параллель рәвештә Салиховлар экотуризмны үстерәләр. КФХ башлыгы Президентка кунакларның атларда йөри алулары, Казахстаннан кайтарылган махсус юртада ял итә алулары турында сөйләде.

Атлардан тыш, фермада шулай ук төрле токымдагы 250дән артык сарык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International