Татарстан аграрийлары 2020 елда җитештерү индексын 104% дәрәҗәсендә тәэмин иттеләр

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында хәбәр итте.

Барлык категорияләр буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 263,4 млрд. сумлык булды, җитештерү индексы 104,0% тәшкил итте. Күрсәткеч пландагы күрсәткечтән 2,1 %ка арттыграк.

Үсеш динамикасы, беренче чиратта, ашлык җыюны 124,8%ка арттырып үтәү белән тәэмин ителде. Россия Федерациясе буенча тулаем ашлык җыю динамикасы 109,8% дәрәҗәсендә.

Азык-төлек продукциясе җитештерү буенча җитештерү индексы - 102%. Продукция 229,5 млрд. сум күләмендә җибәрелгән, гомуми төбәк продукты күләмендә тармакның чагыштырма өлеше, азык-төлек сәнәгатен исәпкә алып, 18% тәшкил итә.

«Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 4 урынны һәм Идел буе федераль округында 1 урынны саклап калдык (РФ буенча:1 урында Краснодар крае - 399,5 млрд. сум;2 урында Ростов өлкәсе - 289,9 млрд. сум;3 урында Белгород өлкәсе - 266,0 млрд. сум)», - дип билгеләп үтте министр.

Башлангыч нәтиҗәләр буенча республика түбәндәге урыннарны били:

1 урын – сөт җитештерү буенча;

6 урын - шикәр чөгендеренең тулаем җыемы буенча;

7 урын - ашлыкның тулаем җыемы (эшкәртелгәннән соңгы авырлыкта) һәм сую өчен терлек, кош-корт җитештерү буенча;

10 урын - яшелчә җыю буенча.

Акчалата керем 14%ка артты һәм 132 млрд. сумнан артык булды, авыл хуҗалыгы оешмаларының табышлылыгы, көтелгән бәяләү буенча субсидияләрне исәпкә алып, 12,8%ка артты.

Тармак үсешенә 15,7 млрд. сум бюджет акчалары бирелде(шул исәптән авыл территорияләрен үстерүгә 2,4 млрд. сум, Төзелеш министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы аша финанслау 0,8 млрд. сум) (белешмә өчен:сыра солодкасын җитештерү өчен субсидияләрне исәпкә алмыйча – 1,735 млрд. сум.).

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, Министрлык тарафыннан бюджет акчаларының нәтиҗәле бүленешенә анализ ясалган. Бәяләү нәтиҗәләре буенча, максималь дәрәҗәдә тузган һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү мөмкинлеге булмаган объектларны финанслау максатка ярашлы түгел, дип хәл ителде. Капиталь ремонт статьяларыннан 300 млн. сумны минераль ашламалар сатып алу өчен яңадан бүлү турында карар кабул ителде.

2021 елда АПКны үстерүгә 12,7 млрд. сум күләмендә финанслау көтелә, шул исәптән 4,8 млрд.сум - федераль бюджет акчалары. Татарстан максималь күләмдә федераль ярдәм ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләсе елдан зыянга эшләүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмына үзгәрешләр кертелүенә игътибар юнәлтте. Финанс тотрыклылыгын бәяләү өчен ведомствоара эксперт комиссиясен булдыру буенча эш алып барыла. Бәяләмә нигезендә, зыянга эшләүче предприятие йә хупланачак, йә аңа субсидия бирелмәячәк.

“Безнең бурыч - җитештерү үсеше темпларын киметмичә, тармакның нәтиҗәлелеген арттыру. Узган ел җитештерү чыгымнарын оптимальләштерү буенча чаралар үткәрелә башлады. Нәтиҗәдә, тармакның зыянга эшләүче хуҗалыклары өлеше, эшкәртү предприятиеләрен исәпкә алып, 5,3%ка кимеде (16,5%тан 11,2%ка кадәр), салымнар һәм җыемнар буенча бурыч 42 млн. сумга кимеде (салымнар буенча бурыч 2021 елның 1 гыйнварына – 447,7 млн. сум)», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Районнар күрсәткечләре турыдан-туры авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эш нәтиҗәләренә бәйле. Ел саен, комплексларны исәпкә алып, 5 күрсәткеч буенча муниципаль районнар рейтингы төзелә. 2020 ел йомгаклары буенча, гадәттәгечә, Әтнә, Тукай, Саба районнары алдынгы урыннарны билиләр. Кайбер районнар, узган елдагыдан 7 позициягә күтәрелеп, рейтингта шактый алга чыктылар, болар Балтач, Арча, Минзәлә районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International