Үсемлекчелек буенча 2020 елда үсешне 5%ка арттыруны тәэмин итү бурычы куелган иде. План 106,6 %ка үтәлде. Уңдырышлылык буенча уртача күрсәткеч – гектардан 31,2 центнер. Бу 2019 елдагыдан 4,0 центнерга күбрәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында, тармакның югары нәтиҗәләргә ирешүенә технологияләрне төгәл үтәүнең йогынты ясавы турында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
*минераль ашламалар кертүне гектарга 65,5 кг-га җиткерү(2019 елга +7,7 кг);
*оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчү 37%ка җитте;
*3 млн. гектардан артык мәйданда үсемлкләрне яклау чаралары үткәрелде;
*яфрактан тукландыру мәйданы артты - 1,5 млн га;
*әче туфракны известьлау 87 мең га мәйданда, ягъни планга карата 108% башкарылды.
*өстәмә рәвештә 3 мең гектар сугарулы җир файдалануга тапшырылды.
Үсемлекчелек буенча узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме 3,4 млрд. сумга җиткерелде. Бүгенге көндә игенчелектә кайбер мәсьәләләрне хәл итәсе бар әле:
-сөрүлек җирләренең табигый потенциалы түбән булу (13 - 18 ц/га ашлык);
-җирләрнең эррозия нәтиҗәсендә уңдырышлылыгын югалтуның югары булуы(эродированность).
Министрлык «Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренең уңдырышлылыгын арттыру һәм алардан нәтиҗәле файдалану» программасын эшләүне төгәлләп килә. Әмма кайбер юнәлешләр буенча районнар, хуҗалыклар һәм инвесторлар, программаның кабул ителүен көтеп тормыйча, эшне башлый да алалар.
Беренчесе - җирләрне саклау.
•Чокыр-чакырларны һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләре утырту. Быел урман үсентеләре меңнәрчә километрдан артык проблемалы территорияләрдә һәм чокырларда утыртылачак.
•Куллану технологияләре Mini-Till һәм No-Till яки туфракны эррозиягә каршы 5 градустан күбрәк авышлык белән эшкәртү.
«бердә - биш» технологиясен куллану, бу 1 алымда берничә операцияне берләштерүне күздә тота. Технологик операцияләр санын оптимальләштереп, акчаларны янга калдырабыз, авыр көч куллануга ихтыяҗны киметәбез һәм иң мөһиме – туфрактагы дымны максималь дәрәҗәдә саклап калуга ирешәбез.
Ориентир өчен икенче павильонда шундый комплектацияле техника куелган.
Шулай ук, сөрүлеккә йөкләнешне киметү өчен, агымдагы елдан башлап, егәрлеге 200 ат көченнән артыграк булган һәм бары тик икеле тәгәрмәчле тракторлар гына субсидияләнәчәк. Якындагы 3 елда сөрүлектә эшләүче барлык техниканы икеле тәгәрмәчлегә күчерергә кирәк.
Икенче җитди юнәлеш – туфракның уңдырышлылыгын арттыру.
-Туфракка күбрәк органика кертү. Беренчесе – ул тирес. Терлекчелек әлеге ашламаны ел саен 3,5 млн. тонналап бирә. Икенчесе - сидератлар. Барлык парларда (300 мең гектардан артык) сидератлар чәчү планлаштырыла. Бу туфрак структурасын, аның биотасын яхшыртырга һәм 300 кг артык ашлама тупларга мөмкинлек бирәчәк.
Туфрак известьлау. Моның нәтиҗәлеле булуы исбатланган инде. Мәсәлән, “Агрокөч” 5 елдан артык пар җирләрендә сидераль культуралар чәчә. 35 мең гектардан артык мәйданны известьлап, органик ашлама кертте. Уҗым культуралары буенча уңдырышлылык республика буенча уртача күрсәткечтән 45%ка югары. 2020 елда республикада 87 мең гектар әче җир известьланды. Федераль ярдәм сакланганда, без известьлау мәйданын тагын да арттырырга уйлыйбыз.
-Камыл чәчүлекләре, ягъни культураларны комбайн артыннан ук чәчү. Сентябрь ахырына 150 кг ашлама туплана, 8 меңгә якын сумга, мондый чәчүлекләр мәйданы бөртеклеләр җиренең 10%ыннан да ким булмаска тиеш.
-Зарарланган туфракны дәвалау. Патогеннар белән зарарлануны, фәнни-нигезләнгән чәчү әйләнешен кулланып, биологик препаратлар һәм микроорганизмнар кертү юлы белән дәваларга кирәк.
-Күпьеллык үләннәрне дөрес үстерү. Бездә 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннәр җире бар. Чәчүлекләрнең 13%ы берничә еллык. 4 еллык файдалану циклына күчәргә уйлыйбыз. Моның өчен ел саен 100 мең гектардан артык күпьеллык үләннәр яңартылырга тиеш. Орлыкчылык мәсьәләсе бездә тулаем республика буенча хәл ителгән.
-Үсемлекләрне, яклау чаралары белән бергә, берничә мәртәбә тукландыру. Эшләрне сыйфатлы башкару өчен стационар эретмә комплекслары кирәк. Аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләре туры китереп урнаштырып, минераль ашламалар статьясы буенча акчаларны 30%ка күбрәк алырга мөмкин.
Республика буенча 5,8 млн. га эшкәртү мәйданына чыгарга кирәк, кайбер хуҗалыклар инде чәчүлекләрне билгеләнгәннән дә күбрәк эшкәртәләр һәм гектардан 1 тоннага кадәр өстәмә продукция алалар. Республика 10 млрд. сумга якын өстәмә табыш алырга мөмкин.
Чәчүлекләрне эшкәртүдә тоткарлык тудыра торган фактор - сиптергечләрнең техник җиһазланышы. Республика Президенты белән үзйөрешле сиптергечләр бәясенең 50%ын субсидияләү килештерде, 1 агрегатка субсидия лимиты 4 млн. сумга кадәр карала.
“Органик җитештерелгән продукциягә халыкның ихтыяҗы арта бара. Унлап предприятие органик продукция җитештерү буенча әзерлек эшләрен башлады. Күргәзмә кысаларында беренче туры килү сертификаты тапшырылды һәм быел ук без нәтиҗәләрне көтәбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр шулай федераль структураларның:Дәүләт сорт комиссиясенең, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең, Агрохимия хезмәтләренең, Казан федераль тикшеренү үзәгенең нәтиҗәле эшләүләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын да билгеләп үтте. Әмма аларның техник җиһазланышы тиешле таләпләргә туры килми. Әлеге оешмаларны заманча техника һәм җайланмалар белән тәэмин итү өчен Республика Президенты тарафыннан 100 млн.сум акча бүлеп бирелде. Техника аларның мәйданнарына керде инде.
2021 елга үсемлекчелек буенча бурыч - игенчелек тармагының үзкыйммәтен киметеп, аның тулаем продукция үсешен 5 процентка арттыру.