«Август-Кама Тамагы» һәм «Август-Теләче» хуҗалыкларында катнаш азык чыгару линияләре файдалануга тапшырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,8 млн. сумнан артык тәшкил итә.
Линияләрне 18 рецептурага программалаштырып була. Алар агрофирмаларны контрольдә тотыла торган сыйфатлы һәм тотрыклы составлы тулы рационлы катнаш азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ул эре мөгезле терлекләрнең азык эшкәртү системасының дөрес эшләве өчен кирәк.
Объектлар сәгатькә 4200 һәм 3200 кг азык җитештерә. Алар хуҗалыкларның катнаш азык буенча агымдагы ихтыяҗларын тулысынча капларга мөмкинлек бирәчәк. Һәр җайланмага идарә пультыннан бер оператор хезмәт күрсәтә. Шулай ук ике бункерның һәркайсында да үз программасы буенча автоном эшләү каралган.