Марат Җәббаров быелгы иң эре агротехнология күргәзмәсен ачты

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тантаналы рәвештә Татарстанда быелгы беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсен ачты.

Ике бик зур күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен күрсәтәләр. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала:авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җайланмалар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерларының продукциясе һәм башкалар.

Ел саен чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләреңне презентацияләүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә кызыксынучы меңләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа «Хронологик чылбыр» концепциясендә бирелә, аның кысаларында АПКның барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә күрсәтелә.

Агросәнәгать форумы кысаларында киң эшлекле программа каралган. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

“Күргәзмәдә катнашучыларга һәм кунакларга, әлеге уникаль мәйданчык мөмкинлекләреннән файдаланып, эшлекле элемтәләр урнаштырырга, потенциаль тәэмин итүчеләрне һәм сатып алучыларны табарга, үзара файдалы килешүләр төзергә, яңа белемнәр алырга һәм аларны алга таба уңышлы бизнес төзүдә һәм республиканың аграр тармагын үстерүдә уңышлы куллану өчен тырышып эшләвегезне телим”, - дип өндәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, экспозиция 10 - 12 февраль көннәрендә эшли. Соңгы көнне нәтиҗәләр ясалачак һәм иң кызыклы һәм файдалы экспозицияләр тәкъдим иткән аеруча актив катнашучылар һәм компанияләр бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International