Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә үз нотыгын туган телендә – татар телендә тәмамлады: Кайда берлек – шунда көч. Максатчан эш, җаваплылык, яңа технологияләр кертү - безнең уңышның нигезе! Куелган бурычларны бары тик уртак тырышлык белән генә хәл итә алабыз!
Марат Җәббаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык мәсьәләләрне хәл итүгә даими ярдәм күрсәткәне һәм хуплаганы өчен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм барлык министрлыкларга, ведомстволарга барлык мәсьәләләрне хәл итү ысулларын табуда һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен, муниципаль районнарга, һәм, әлбәттә инде, хезмәттәшләренә бергә тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы массакүләм мәгълүмат чараларына һәм «Татмедиа» Республика агентлыгына дәүләт ярдәме чараларын актив яктырту буенча нәтиҗәле эшләре өчен аерым рәхмәт белдерде. “Сезнең эшегез аркасында республика халкы гамәлдәге мөмкинлекләр турында мәгълүмат ала, агросәнәгать комплексының бүгенге динамик үсешен, алдынгы карарларның үтәлешен, авыл территорияләренең үсешен күрә, ә фермерлар дәүләт ярдәме белән агростартапларны башлап җибәреп, үзләрен дә, гаиләләрен дә тәэмин итәрлек, аякта нык торырга һәм шул ук вакытта яраткан эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырырлык үз проектларын тормышка ашыралар”, - диде Марат Җәббаров.