Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Язгы бөртекле культураларны чәчү төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елның 24 маена оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 779 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Иң күп прививка ясаткан хезмәткәрләр «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ предприятиесендә.
Буа районының Чураково һәм Чуаш Аксуы авылында яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килгән. Объектлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәтеш муниципаль районында булды. Президент агросәнәгать комплексы үсеше һәм районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчүлекләрнең торышы һәм аномаль эсселекнең АПКга тәэсире турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районы, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Язын һәм җәен бакчачыларны аларның йорт яны кишәрлекләрендәге җимеш агачлары һәм куакларының күпләп чәчәк атуы куандыра. Әмма аларның җимешләрен корткычлар белән зарарланудан саклау өчен бүген үк аларга каршы көрәш чараларын күрергә кирәклеген онытмаска кирәк.
Арча районында чәчү кампаниясе финишка якынлаша. Кырлардап эш эш кайный.
28-30 июльдә Татарстанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисадый саммиты узачак.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) - РФА Казан фәнни-тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәкләрен булдыру максатында фәнни һәм мәгариф оешмаларының үз эшләнмәләре нигезендә агросәнәгать комплексына заманча технологияләр эшләү һәм кертү өчен фәнни яисә белем бирү оешмаларын сайлап алу буенча Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы конкурсында җиңүчеләр булдылар.