ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кыр эшләре чорында техникага сервис хезмәте күрсәтүне һәм ремонтлауны оештыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары  белгечләре катнашты.

18 - 21 майда  “Минеральные  воды”да  21 нче Россия нәселле сарыклар һәм кәҗәләр күргәзмәсендә бөтен Россиядән иң яхшы токымнар вәкилләрен сайлап алачаклар. Эксперт комиссиясенә 370 сарык арасыннан иң яхшыларын сайлап  алырга  туры киләчәк. Чараны оештыручылар - Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм КЧР Хөкүмәте, шулай ук Сарык үрчетүчеләрнең илкүләм берлеге, ә аны үткәрү урыны итеп Ставрополь алынган. Чарада Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнаша.

Чүпрәле районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Марат Гафаров һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов тапшырдылар.

Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе 19-20 майдан «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша ала.

Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, банклар, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстанда шактый эссе һава торышы урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның төп кагыйдәләрен әзерләде.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле әлеге продукциягә күпләп җибәрү бәяләре үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының төп җитештерүчеләренә җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә чыгарылган һәр килограмм шикәр өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эш алып барыла.

Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Узган ел Россия Федерациясе территориясендә янгыннардан килгән зыян 1 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләрен катгыйландыру көтелә. Бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куйган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре милекчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүне туктату күздә тотыла торган нигезләмәләрне федераль дәрәҗәдә беркетү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International