Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хәзер терлек азыгын, ашлама һәм башка товарларны онлайн режимда “Бердәм тәрәзә” аша сатып алырга мөмкин

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Россельхозбанк тарафыннан эшләнгән “Үз фермерлыгым” платформасы отышлы тәкъдимнәр бирә. Товарлар каталогы аша һәр агроэшкуар  авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлар, шулай ук балык һәм йорт хайваннары өчен азык сатып алырга һәм үзләре дә сатарга  мөмкин.

“Бу сервис Татарстан фермерлары өчен бик уңайлы. Онлайн режимда азык сатып алу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бизнес өчен отышлырак тәкъдимнәр табарга, шулай ук кирәкле товарлар эзләүдә вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Терлек азыгын “Үз фермерлыгым” платформасы  аша  Татарстан фермерлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән аграр сектор вәкилләре дә сата. Әлеге категориядә электрон мәйданчыкта барлыгы 2000 төрдән артык продукция тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International