Татарстан делегациясе Бәрәңге кыры көнендә булды

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсенең Дмитров округында булды, анда ел саен була  торган Potato Russia 2021 Бәрәңге кыры көне уза. Министр белән бергә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре  йөрде. Чараны Мәскәү өлкәсендә бәрәңге җитештерү  буенча алдңынгы  компания - «Дмитровские овощи» ҖЧҖ  оештырган.

Чара мәйданчыгында эшлекле очрашулар, техник презентацияләр, кыр демонстрацияләре узды. Ачык кырда күргәзмә - тармак профессионаллары өчен платформа. Ул бөтен чылбырны колачлый, моңа бәрәңге сортларын  сайлап алу,  бәрәңге  утырту,   үстерү һәм җыю, чистарту, ташу, төяү, эшкәртү һәм саклау техникасы һәм технологияләре керә. Шулай ук күргәзмә кунаклары Гримме компаниясенең җитештерү машиналарын карадылар һәм әлеге машиналарны күрсәтүдә катнаштылар.

Бәйрәм вакытында теләгән һәркем бәрәңгене тиз  чистарту буенча турнирда, бәрәңге үстерү темасы буенча башка викториналарда һәм конкурсларда катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International