Кукмара районында мегаферма ачыла

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда чираттагы мегаферма ачылуга әзер. Ул Кукмара районының Тырыш авылы янында төзелде.

Комплекс 960 башка исәпләнгән һәм анда ике сыер абзары, саву-сөт блогы, тирес җыю җайланмасы, санүткәргеч,  терлек тоту һәм сөт җитештерү өчен кирәкле башка корылмалар булачак. 

Яңа терлекчелек мегафермасының сөт  җитештерү куәте елга  8 640 тонна  тәшкил итәчәк, бер сыерга  9 мең литр савым исәпләнгән. Ул Татарстанның перспектив планына кергән 24 сөт комплексының берсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International