Август ае мәшәкатьләре: җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

«Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җәйнең соңгы аенда бакчада  башкарылырга тиешле   иң мөһим эшләр турында сөйли.

Август - туфракны савыктырырга вакыт. Бу айда җирне киләсе елга әзерләү буенча чаралар үткәрә башларга  кирәк. Моның өчен сидераль культуралар: горчица, арыш яки люцерна чәчәргә кирәк. Бакчада бу вакытта җиләк-җимеш агачлары киләсе ел уңышына нигез  салалар. Аларны фосфор һәм калий белән тукландырырга кирәк.

Август аенда иртә өлгерә торган алма, груша, сырганак сортлары һәм соңгы  өлгерә торган чия сортлары өлгереп килә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник соңгы  җимешләрен  бирәләр. Кыяр һәм помидорны 2-3 көн саен җыеп алыгыз. Югыйсә, артык өлгереп китәргә мөмкин.  Августның беренче декадасында фасоль,  укроп, яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи, татлы борыч уңышларын  җыялар.

Уңышын быел ук җыеп алу өчен августта нәрсә утыртырга мөмкин? Бу максатлар  өчен редис, яшел тәмләткечләр, шалкан, борчак, пекин кәбестәсе    бик яхшы туры килә. Моннан тыш, август – җиләк утырту өчен иң яхшы вакыт булуын да онытмаска кирәк. Аны хәзер утыртып, киләсе елга ук татлы, тәмле җиләк җыеп алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International