Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендлары конкурсына әзерләнү турында фикер алыштылар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислек  итте. Җыелышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Хәләл продукция экспорты буенча РАЦИН АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

«Россия тәмнәре» конкурсы агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл территорияләренә һәм төбәк эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү максатларында эшләнде. Конкурсның миссиясе - кулланучыларны Россиянең  күптөрле тәмле ризыклары белән таныштыру һәм төбәк азык-төлек  продуктлары брендларын үстерү потенциалын күрсәтү.

 Конкурста Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы белән идарә итү органнары, тармак берлекләре һәм җитештерүчеләр берләшмәләре, шулай ук авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International