Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылык ширкәтләрендә ремонт эшләрен башкаруның барышы турында фикер алыштылар

2021 елның 6 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларында ремонт эшләрен башкару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә 2021 елда ремонт эшләрен башкару турында нотыклар тыңланды,    шулай ук 2022 елга ремонт буенча планнар каралды.

“Бүгенге көнгә 62 миллион сумлык эшләр башкарылды. Аларны без 2021 елның октябрь ахырына тәмамларга уйлыйбыз”, - дип хәбәр сөйләде  “Главтатдортранс” ДКУның төзелеш буенча директор урынбасары Ринат Хөсәенов.

“Бакчачылык ширкәтләренд электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча эшләр башкаруга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә субсидияләр бирү тәртибе расланды һәм хәзерге вакытта сайлап алу бара.  Барлык эшләрне дә бу ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Татарстан  Республикасының “Электр челтәрләре”  ДУП баш инженеры Юрий Васильев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International