Казанда фермерлыкка ярдәм итү һәм Татарстанның авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чараның темасы: "Фермерлыкка ярдәм итү һәм Татарстанның авыл территорияләрен үстерү".

Түгәрәк өстәлнең модераторы Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева булды. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Россия Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан  Республикасы  Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан  Республикасы  Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм фермерлар катнашты.

 Авылга ярдәм итү - комплекслы бурыч, аңа фермерларга турыдан-туры ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, ташламалар, субсидияләр бирү генә    керми,  ә авыл кешеләренә социаль ярдәм күрсәтү системасын булдыру, шулай ук авылда тормыш сыйфатын үстерү дә керә. Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча актуаль проблемалар һәм үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар:

- Татарстанда фермерлыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру;

- Авыл кешеләренә ярдәм һәм социаль гарантия программалары;

 - Авылда эш белән тәэмин итүне үстерү, эш урыннары булдыру;

- Авыл территорияләрен инфраструктура ягыннан үстерү - социаль әһәмиятле өлкәләрдә объектлар төзү (сәламәтлек саклау, мәгариф), уңайлы мохит булдыру.

“Республиканың һәр дүртенче кешесе авыл җирендә яши, 450 меңнән артык кече хуҗалыклар, 4 мең фермер хуҗалыгы бар. Татарстанда аларга ярдәм итүнең тулы системасы эшләнгән, эшкуарлыкны үстерү һәм авылны социаль үстерү буенча дистәләгән программалар эшли. Бу юнәлештә төп бурыч - авыл хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген арттыру”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Ул шулай ук игътибарны авыл халкына ярдәм итү буенча кайбер программаларга һәм чараларга да юнәлтте. Камияр Байтемиров, үз чиратында, авыл халкына дәүләт ярдәме кими, дип зарланды. Моның өчен министр аңа болай дип җавап бирде:

- Без ел саен акчаны кая финансларга кирәклеген җентекләп уйлыйбыз. Бер программа буенча финанслау кими, башкалар буенча арта, шул рәвешле балансны сакларга тырышабыз. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгын  финанслауны  алсак,    суммалар аз бирелми, дип саныйбыз.

Чара йомгаклары буенча Татарстан фермерлары исеменнән авылны үстерү юнәлеше буенча «Бердәм Россия»нең халык программасына тәкъдимнәр исемлеге булдырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International