Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа һәм Апас районнарында булды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа һәм Апас муниципаль районнарында булды.

Буа районында министр район башлыгы  Рәнис Камәртдинов белән бергә   кырларны һәм җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты.

Беренче эш итеп, 10 елдан артык авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче Фәнил Шәйхаттаров крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

“100 гектардан башладык, хәзер 5 мең гектардан артык эшкәртәбез. Болар  эшкәртелмәгән, ташландык  җирләр иде. Без  аларны кабат  әйләнешкә  керттек”, - дип билгеләп үтте фермер.

Агрофирма, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнә, бодай, арыш, арпа, солы һәм көнбагыш үстерәләр. Корылык биредә дә үз төзәтмәләрен керткән һәм агымдагы елда уңыш гектардан  нибары  17-18 центнер чамасы гына булыр дип көтелә.

Моннан тыш, фермер сөт терлекчелеген үстерүгә грант алган. Планда - терлекләр санын 4000 башка кадәр арттыру. Хәзер хуҗалыкта 700 башка якын.

 Аннары Фәнил Кадыйров крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, анда ашлык чистарту линиясен, ашлык саклау урыннарын һәм техника паркын карадылар. Аннары 800 башка исәпләнгән ит терлекчелеге  комплексын төзүнең  барышы белән, сусыз аммиак кертелгән һәм 4 гибрид чәчелгән шикәр чөгендере кыры белән таныштылар.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә вакытында Марат Җәббаров Буа районының игенчелек культурасы буенча республикада алдынгылар арасында булуын билгеләп үтте.

Апас районында Марат Җәббаров 400 башка исәпләнгән «Ибраһимов һәм К» крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-товар фермасы төзелешенең барышы белән танышты, ноябрь башында инде  бирегә беренче терлек партиясен кертүне  планлаштыралар.

 Аннары министр «Апас-мол» ҖЧҖенең сабан бодае һәм көзге арыш басулары белән танышты.

Эшлекле сәфәр «Табар» ҖЧҖенең азык үзәген карау һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы  очрашу белән тәмамланды.

- Яңгырлар булмауга зарлану – файдасыз. Елны - ничек бар, шулай  кабул  итәсең инде ул.   Барлык технологияләр үтәлгән җирдә уңыш та республика буенча уртачадан югарырак, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. - Азык әзерләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга азык белән ярдәм итәргә кирәк. Кайда  чабарга мөмкин, аланлыкмы, уйсу җирләрме,  тау  битләреме, шунда  булган  барлык  печәнне чабарга кирәк.

Бүгенге көнгә 13,8 мең га мәйданда күпьеллык үлән чабылган. 37,8 мең тонна сенаж, 6,7 мең тонна печән әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International