Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә ил министрлыклары һәм зоонәсел хезмәтләре белән сөт терлекчелегенең нәсел базасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүген, 13 августта, Теләче районының Ямбулат авылында машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләр үрчетү буенча белгечләр арасында конкурс узды. Чара «Таң» ҖЧҖ базасында узды.
Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында ел саен үткәрелә торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе эшен дәвам итә. Быел ачык һавадагы масштаблы күргәзмә комплексы 80 гектар мәйданда урнашкан. Бүген «Россия үсемлекчелеге: 2021 елга стратегик ориентирлар һәм аларга ирешү инструментлары» темасына пленар утырыш узды. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев үткәрде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә анда катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 13 августка булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 17157 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган, шул исәптән 2652 хезмәткәр азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатеннән.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.
14 августтан Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак. Биредә Тукай районының җиләк-җимеш продукциясе сатылачак.
Бүгенге көнгә Татарстанда 1,3 миллион артык мәйданда уңыш җыелды. Бу - барлык мәйданның 83%ы. Бер гектардан уртача 15,7 центнер уңыш чыга.
Ил башлыклары он-лайн очрашу кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда United Jewel Limited компаниясе президенты Раҗхи Абдуллах Мөхәммәд, United Jewel Company компаниясе генераль директоры Мәхмүд Абу-Рәшид һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.
12 - 14 августта www.100tatarstan.com платформасында “100% Татарстан. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары” онлайн-форумы узачак һәм ул үз мәйданында Татарстан Республикасы Хөкүмәтен, мәгариф һәм фән өлкәсендә экспертларны, бизнесны һәм халыкны, республиканың эшлекле партнерларын берләштерәчәк.
Зәй районы беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Бөртеклеләр уңышы 63 600 тоннадан артык булды, гктардан уртача уңдырышлылык - 19,3 центнер, 33 мең гектардан артык җир суктырылды.