Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, инвесторлар, банклар вәкилләре, Татарстанның эре агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты. Төркия Республикасы ягыннан «Taban Gıda» компаниясенә төп нигез салучы Арас Демир, «Дорук Ун» компаниясенең идарә әгъзасы Рамазан Дурсун, «Alsan» компаниясе идарәсе рәисе Нуман Албайрак һәм башкалар килде.
Татарстан Республикасының Истанбулдагы Вәкаләтле вәкиллегенең «Taban Gıda» җитәкчелеге белән берничә мәртәбә очрашуы һәм инвестицион куәтне беренче презентацияләү нәтиҗәләре буенча делегация 12-16 декабрьдә республикага килергә була.
"Taban Gıda" - 2016 елда оештырылган тышкы сәүдә компанияләре төркеме, ул Россия һәм БДБ илләреннән Төркиягә һәм өченче илләргә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча махсуслашкан. 2020 елда Россиядән һәм төбәк илләреннән чыгарылган бодай күләме 2 миллион тоннадан артып китә.
Очрашу барышында Төркия ягы хезмәттәшлек итү буенча, аерым алганда, Татарстан Республикасында он тарттыру предприятиесе төзү буенча, үз тәкъдимнәрен белдерде.
Киңәшмәдә яклар уртак инвестицион проектларда хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.