Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми зона җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, «ТатНИИСХ – РФА Казан ФҮ федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе» җитәкчесе Рөстәм Низамов, шулай ук орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Ассоциациянең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп нотык белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров чыгыш ясады.
Җыелыш барышында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзалары, аның дирекциясе, сортлар авторлары, орлыклар сатып алучылар һәм тәэмин итүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр һәм үзара исәп-хисап ясау тәртибе, 2022 елга СРО контроль бүлеге тарафыннан орлыкчылык хуҗалыкларын тикшерү планы турындагы мәсьәләләр каралды.
Орлыкчылык тармагы эше йомгаклары буенча «Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы» конкурсына йомгак ясалды. Беренче урынны Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖ алды.