Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиядә агроиминләштерү күләмнәрен арттырырга кирәк, дип саный һәм бу мәсьәләне 2021 елда кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр хәл итәргә ярдәм итәр, дип өметләнә. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 14 декабрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында агымдагы елда агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясауга багышланган «Хөкүмәт сәгате» кысаларында узган чыгышында белдерде.
"Төбәкләр исәп-хисаплары буенча, 2021 елда табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыян якынча 8 миллиард сум тәшкил иткән. Безнең фикеребезчә, нәкъ менә авыл хуҗалыгы иминләштерүе аграрийларның мөлкәти мәнфәгатьләрен гарантияле яклау булып торырга мөмкин. Иминләштерелгән мәйданнар һәм терлекләрнең баш саны күрсәткечләре елдан-ел арта бара. Әмма, әлбәттә, бу күләм әлегә җитәрлек түгел. Исегезгә төшерәм, бу механизмны үстерү өчен без законга аграрчылар өчен зыянны каплауның арттырылган күләмен күздә тоткан үзгәрешләр керттек. Депутатларга моны хуплаулары өчен рәхмәт. Төбәкләрдә агроиминләштерүне үстерү буенча уртак эшкә өметләнәбез", - дип ассызыклады министр.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2021 ел аграрийлар өчен бик катлаулы ел булды. Узган көздән башлап һәм бөтен сезон дәвамында һава торышы авыл хуҗалыгы җитештерү процессына даими рәвештә төзәтмәләр кертте. 16 төбәктә табигый характердагы гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Терлекчелектә киеренке эпизоотик хәл күзәтелә, бу тармакта күрсәткечләр үсешенең тоткарлануына китерде. Пандемия дә авыл хуҗалыгына тәэсир итми калмады. Бу факторларга да карамастан, төп позицияләр буенча алынган уңыш дәүләт программасында планлаштырылган күрсәткечләрдән артыграк булды.
2022 елда дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү системасында аграрийлар яңа иминләштерү юнәлешеннән файдалана алалар – бу гадәттән тыш хәл режимын игълан итүне китереп чыгарган табигый шартлардан уңыш һәлак булу очрагы. Шул ук вакытта, дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә иминләштерүгә чыгымнарның 80%ына кадәрен компенсацияли.