Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре агымдагы елга йомгаклар ясадылар һәм 2022 елга максатлар билгеләделәр.
Киңәшмәне Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты. Ул мондый җыелышларның кирәклеген билгеләп үтте, КФХ башлыкларына районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Марат Абдуллин соңгы елларда фермерлыкның авыл тормышын алып баруда зур терәк булуын билгеләп үтте.
“АПКның тотрыклы үсешенә дәүләт тарафыннан фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына күрсәтелә торган ярдәм чаралары нык этәргеч бирә”, - дип билгеләп үтте ул.
Фермерлар районда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә саллы өлеш кертәләр: районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүенең 10%ы КФХ өлешенә туры килә.
Фермерлар ассоциациясе рәисе Наил Гатауллин, узып баручы елга йомгак ясап, киләсе елга куелган бурычларны атады.
Семинарның практик өлеше Әхмәтханов Ф.Д. крестьян-фермер хуҗалыгы базасында узды.