Бүген социаль партнерлык яклары арасында тармак килешүен гамәлгә ашыруга йомгаклар ясау һәм 2022-2024 елларга тармак килешүенең яңа проектларын карау буенча Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы утырышы узды. Пленум Президиумы составына Россия Федерациясе Һөнәр берлеге федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, шулай ук район Һөнәр берлегенең район оешмалары рәисләре, тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре рәисләре, республика Һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре керде.
Утырышта хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм авылда эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту өлкәсендәге эшләрнең торышы турында фикер алыштылар.
Җыелыш ахырында узып баручы елга йомгаклар ясалды һәм һөнәр берлекләре оешмаларының иң яхшы мәгълүмати эше буенча Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.