Татарстанның 454 балалар бакчасы Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан «Обними меня» китабын бүләк итеп алды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән  районнарының нәни балаларын котлады.

«Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты» Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән  районнарының барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә яңа ел бүләге ясады - нәкъ менә аларда   предприятиенең җитештерү мәйданчыклары урнашкан. 

 «Обними меня» әкиятен Казанның 313 балалар бакчасы, Яшел Үзән   районының 58 мәктәпкәчә учреждениесе, Чистай районының - 46 һәм Буа районының 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе алды, бу  эш әлеге муниципалитетларның Мәгариф идарәләре  ярдәмендә башкарылды.  

«Обними меня» - нәниләрдә игелекне һәм сабырлыкны үстерүгә юнәлдерелгән  матур  әкият. Китапта бик күп иллюстрацияләр урнаштырылган, алар шулай ук яхшылык һәм игелек  кылуны аңларга ярдәм итә. Балаларыбызга Яңа елга шундый күңелле сюрприз ясаганнары өчен  Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә рәхмәт», - дип билгеләп үтте Буа районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International