Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының икенче этабы ахырына якынлаша. Ике ай дәвамында яшь фермерлар хуҗалыклар эшчәнлегенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, яңа агротехнологияләр белән таныштылар, республиканың алдынгы агросәнәгать предприятиеләрендә практика уздылар. Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Хәзер «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар үзләренең бизнес-проектларын яклыйлар. Аны тәмамлаучылар үзләренең квалификациион эшләрен дүрт юнәлеш буенча тәкъдим итәләр: «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык» һәм «Үсемлекчелек». Проектта катнашучыларның планнарында - ат фермасы ачу, сөтчелек хуҗалыгы, кошчылык фабрикасы, теплицалар төзү, бөртекле, бакча культуралары һәм хәтта чикләвек агачлары үстерә башлау.