Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторларына аларның хезмәт эшчәнлеген тәэмин итү өчен яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.
Чара кысаларында Наил Сәлахов Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең муниципаль районнардагы бүлекләре башлыкларына LADA автомобильләре ачкычларын тапшырды.
"Безнең хезмәтчәннәребезнең һәм гади кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау - Дәүләт техника күзәтчелеге органнарының төп бурычы булып тора. Сез тармак өчен көн саен күп эшләр башкарасыз, безнең техниканы, механизмнарны даими күзәтүдә тотасыз. Һәм, әлбәттә инде, нәтиҗәле эшләү, матди-техник базаны яңарту мәсьәләләре бик мөһим", - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтен кирәкле матди-техник чаралар белән тәэмин итүдә шактый ярдәм күрсәтелә, шул исәптән махсус хезмәт автомобильләре сатып алу өчен акчалар да бүлеп бирелә.