Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм башкалар катнашты. Төркия Республикасы ягыннан «Modern Çikolata» идарәсе әгъзасы Юныс Эмре Тайяр һәм «Modern Çikolata»ның нигез салучыларыннан берсе Галип Аджар булды.
Истанбулда Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегенең «Modern Çikolata» җитәкчелеге белән берничә очрашуы нәтиҗәләре буенча делегация безнең республикага килергә карар кыла.
«Modern Çikolata» баш компаниясе – Tayyar Yatırım, ул 1970 елда Караман районында төзелә. Бүгенге көндә завод елга 140 000 тоннадан артык кондитер продукциясе җитештерә: печенье, шоколад конфетлар, тортлар, крекерлар, плитка шоколадлары, вафлилар, сөтле шоколадлар. Компания «Bestfood» бренды астында үз продукциясен дөньяның 80нән артык иленә экспортлый.
Сәфәр кысаларында кунаклар Саба муниципаль районында булдылар. Министрлыкта очрашу барышында Төркия делегациясе Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре, аның казанышлары белән танышты. Киңәшмәдә яклар уртак инвестицион проектларда хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.