АПК өлкәсендә фәнни үсеш: перспективалар һәм юнәлешләр

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында фәнни   үсеш буенча уртак гамәлләр программасы турында  киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Иннопрактика» компаниясенең агро- һәм биотехнологияләрне үстерү дирекциясе директоры Владимир Авдеенко һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында профильле югары уку йортлары фәнни проектлар һәм белем бирү программалары турындагы нотыклар  белән чыктылар. Аерым басым ясалырга тиешле юнәлешләр әйтелде.

 “Татарстан - сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында. Шуңа күрә аграр фән өстенлекләрендә терлекчелек һәм үсемлекчелек селекциясе дә   булырга тиеш, Моннан тыш, балыкчылыкка да игътибар бирелергә тиеш. Бу секторда ябык цикл икътисады эшли”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

 “Без шулай ук аграр белемне үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бу өлкәдәге перспективалар авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, ә югары  уку йортларын да кызыксындыра. Мин белем бирү турында гына түгел, ә фәнни эш турында да әйтәм. Әлбәттә, без теләсә нинди үсеш юнәлешләре буенча фикер алышуга ачык”, - дип йомгаклады Владимир Авдеенко.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International