Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында грант ярдәме алучыларны котладылар

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларга һәм «Агростартап»,  «Агропрогресс» грантлары алучылар  буенча конкурсларга йомгаклар ясалды. Бүләкләрне Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тапшырды.

Сәламләү сүзе белән фермерлар Андрей Фалалиев, Нияз Хурамшин һәм Рәфис Галиев чыгыш ясадылар, алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үсеш өчен бирелә торган  мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерделәр.

Гаилә фермалары өчен грантлар суммасы - 315,9 млн. сум, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен – 191,3 млн.сум, «Агростартап» өчен - 161 млн. сум, «Агропрогресс» өчен - 7,7 млн. сумм. 20 гаилә фермасы һәм 60 Агростартап 1,5 млн. сумнан  28,8 млн. сумга кадәр грантлар отты.

 Иң күп җиңүчеләр түбәндәге районнарда билгеләнде:

 - 5-6шар  фермер - Кукмара, Тукай, Азнакай, Саба муниципаль районнарында;

- 3-4әр фермер - Нурлат, Түбән Кама, Биектау, Буа, Лениногорск һәм Алексеевск муниципаль районнарында.

 Быел беренче тапкыр «Агропрогресс» конкурсы үткәрелде, анда 3 гариза бирүчедән  Кукмара районының  «Новая Жизнь» ҖЧҖ грант отты - 500 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын үстерү юнәлеше буенча.

“Грантлар максатчан һәм катгый рәвештә чыгымнар планы буенча тотыла. Төп юнәлешләр - фермалар һәм җитештерү биналары төзү һәм реконструкцияләү, терлек һәм кош-корт сатып алу, җайланмалар һәм техника сатып алу. Шуңа күрә грант алу - бер яктан, мөмкинлек, әмма икенче яктан, зур җаваплылык. Сез бизнес-планда куелган бурычларны төгәл үтәргә тиеш”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International