Бүген Арча муниципаль районында «Яңа омтылышлар: импортны алыштыру шартларында нәтиҗәле сөт терлекчелеге» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Министрлык белгечләре, шулай ук күрше районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре катнашты.
Семинар башланганчы анда катнашучылар Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Биредә үзебездә җитештерелгән ашламалар, терлек азыгы, авыл хуҗалыгы җайланмалары күрсәтелде.
"Эпизоотик вәзгыять бик уңай булмауга бәйле әлеге чараны терлекчелек объектларына кермичә генә үткәрергә хәл ителде. Кичә Буа зонасында семинар үткәрделәр, аннары Нурлат, Азнакай һәм Түбән Кама зоналарында үткәрү планлаштырылган. Чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлавыгызны һәм җитештерүгә тәкъдим ителгән технологияләрне мөмкин кадәр киңрәк гамәлгә кертүегезне сорыйм», - дип өндәде министр Марат Җәббаров.
Терлекчелектә 1 квартал йомгаклары турындагы төп нотык белән министр урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.
"357 мең тоннадан артык сөт савылган, узган елга карата үсеш +2% тәшкил итә. Продуктивлык +7% ка арткан, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата +104 кг. План 106%ка үтәлгән (+96 кг)", - дип билгеләде ул. Аннары Ленар Гарипов терлекләрне идентификацияләү, яшь терлекләрнең сакланышы мәсьәләләренә тукталды һәм терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга, җитәрлек һәм туклыклы рацион белән тәэмин итеп, терлекләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә, терлекләр сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә, терлекчелек биналарын тиешле халәткә китерергә чакырды.
Иртәгә шундый ук семинар Нурлат зонасында узачак. Аннары Азнакай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында.