Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләр бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуны озайта

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мөрәҗәгатьләр булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөтчелек  юнәлешендәге эре мөгезле терлекләрне тоту буенча фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап  алуга документлар кабул  итүне  озайта.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы  муниципаль районнарында  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән адреслар  буенча  кабул ителә:   https://agro.tatarstan.ru   https://agro.tatarstan.ru/territor.htm бүлегендә.

Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 мартыннан 15 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе турында мәгълүмат һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/mini-molochnie-parki-spok.htm сылтама буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International