Агымдагы елның 2 һәм 3 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә ветераннар арасында гер спорты буенча Россия чемпионаты узды. Анда безнең якташларыбыз да катнашты.
Питрәч районы «Россия» колхозының элеккеге рәисе Александр Дормидонтов 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны алды. Балык Бистәсе районы “Кызыл юл” колхозыннан механизатор Илдус Хәбибуллин абсолют авырлыкта 2 урынны алды.
Бүген аларны Татарстан Республикасы АПК ветераннары Советы рәисе Марс Алиев сәламләде. Ул аларны бу чемпионатта яулаган югары уңышлары белән өчен котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.