Кайбер муниципаль районнар күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Зәй, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары.
Быел Татарстан Республикасында чәчү мәйданнары 2,72 млн. га тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә.
Шулардан бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1,6 млн. га,
техник культуралар – 375 мең га;
терлек азыгы – 761 мең га;
бәрәңге һәм яшелчә мәйданы 10%ка арта һәм 6,6 мең га тәшкил итәчәк.