Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре белән очрашу узды.
Анда Генераль консул У Инцинь, консул Цин Сонма, вице-консул Пянь Сяоцян катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм «РАЦИН» АҖенең Хәләл продукция экспорты проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнаштылар.
Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Ул, республика Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булып тора, дип ассызыклады. 2021 елда терлек һәм кош ите җитештерү күләмнәре артты.
Очрашу кысаларында яклар хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Кытай ягын Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм продуктлар бәяләрен тотрыкландыру максатларында күрелгән чаралар кызыксындырды. Көнбатыш санкцияләренең авыл хуҗалыгы үсешенә йогынтысы темасына да кагылдылар.
"Һичшиксез, безнең дәүләткә карата кертелгән рестрикцияләр агросәнәгать комплексына да йогынты ясый. Әмма, зур проблемалар бар, дип әйтә алмыйм. Әйе, логистика чылбырлары бозылды, әмма тәэмин итү дәвам итә. Бу орлыкларга, техникага һәм запас частьләргә дә кагыла", - дип сөйләде министр.
Генераль консул У Инцинь Кытай ягының хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Алар шулай ук Кытай компанияләренең Казан-Экспода 6-8 июльдә узачак "Агроволга - 2022" агросәнәгать күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеген дә карыйлар.